Количество результатов: 879000 (796381), поиск занял 0.946 сек.

Результаты поиска

  1. өйнең бетен түрен иңләп, өстенә киез җәелгән зур сәке тора, ике урындык, бер эскәмия, мич буенда тагын бер бүкән тора — менә җиһаз дигәне бары шул гына. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  2. Без утырышып дога кылдык һәм, шәкертләрчә кулларыбызны тез өстенә куеп, бер мәлгә тынып калдык. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  3. Бабай, үзенең эчке дөньясына киткәндәй, текә каткан килеш тып-тын утыра. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  4. әтисе башта мич буендагы бүкәндә безгә бераз шаккатып утырды да, аннары, торып, сәке кырыена чәй урыны әзерли башлады. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  5. Шуннан соң тагын бүкәненә барып утырды. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  6. бәдретдин үзенең сандыгыннан бер-ике уч шикәр алып, шуны ашъяулык уртасына салды. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  7. Шул чагында бәдретдин, йомшак кына, чаршау эченә дәште: — әнкәй, чәй ясарга үзең чык инде. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  8. Чаршау эче бераз тынып торды, аннары киндер күлмәк өстеннән шундый ук киндер алъяпкыч буган, оек-чабаталы хатын ситсы яулыгының читләрен битенә тартып һәм башын иеп кенә чыкты да самовар артынарак килеп утырды. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  9. өстенә карап, моны сурәтләп торуы авыр, ничектер тел бармый, ләкин шулай да сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган каш-сыз-керфексез күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга гына тора кебек иде. Амирхан Еники . """Матурлык"""
  10. Без бит гадәттә кешене куркытырлык ямьсез яки гарип туганнарыбызны ятлар күзенә күрсәтмәскә тырышабыз. Амирхан Еники . """Матурлык"""